,
search took 0.001 sec. Search results
- Законда каралганча, күп балалы гаиләләргә җирне шәхси торак йорт, дача итеп төзү, бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү, хуҗалык алып бару максатларында алып була. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Шулай ук торак йорты төзелгән булып, җире үзенеке түгел икән, мисалга, арендага алынган очракта, йорт салынган җирне гаилә артына күчертеп хосусый милек итеп рәсмиләштерү мөмкинлеге бар, ләкин ул 20 сутыйдан артык була алмый, һәм республика башкаласында андыйлар күп, дөрес, бу әгәр федераль законда ул җир шәхси милек итеп бирелә алмау очрагына туры килмәсә генә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Моның өчен заявка бирүченең һәм, рәсми өйләнешкән булсалар, аның тормыш иптәшенең паспортлары, балаларның туу турындагы таныклыклары, баланы уллыкка яки кызлыкка бирү турында суд карары (балалыкка алучылар баланың туу турындагы таныклыгына теркәлгән очракта искәрмә каралган), килешү буенча карамакка бала алынган очракта баланы опекага һәм попечениегә билгеләү турында опека һәм попечительлек органы акты кирәк була. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- ә инде торак йорт төзелгән җирне гаилә артына күчереп рәсмиләштергәндә мондый документлар таләп ителә: тапшырыла торган җир кишәрлегендә салынган торак йортка, шулай ук җир кишәрлегенә карата килешүләргә Күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокуклар бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр, андый реестрда теркәлмәгән очракта - торак йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгеләнгән документлар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- әмма шул ягы бар: җир алу максатын гаилә бер төрле итеп күрсәтеп, чираты җиткәч кенә башкасын сайласа, мәсәлән, йорт салырга ниятләп, аннары яшелчәчелекне өстенлек итеп, фикерен үзгәртсә, яңадан чиратка куела, чөнки җир кишәрлекләре гаиләләрнең теге яки бу максатларына туры китереп тәкъдим ителә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- җиргә кытлык саналган Казанда федераль җирләрне күп балалыларга бүлеп бирү буенча милекчеләре белән сөйләшүләр алып барыла, шулай ук Югары ослан, Яшел үзән районнары һәм Казан тирә-ягындагы башка барлык муниципаль берәмлекләр белән дә, ди И. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Мәсәлән, аракчино бистәсендә федераль карамактагы элеккеге артиллерия складлары булган ылыслы урманлыклы җирләр шуңа ярашлы, әмма әлегә тәгаен генә берни әйтеп булмый, ди ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Ләкин халык арасында хәрбиләрдән калган җирнең экологик яктан зарарсызлыгына шик белдергән сүзләр йөри. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- нуретдинов исә, Казан биләмәләрендә кулланылмый торган 27 мең гектар гомуми җир бар, дип бара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Дөрес, моннан тыш, “ASG” инвестицион компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, гомуммәгълүм миллиардер Алексей семин белән Казан мэриясе арасында февральның 16 сында төзелгән килешү нигезендә, Казаннан читтә - Биектау районы крутушка бистәсе тарафында 300 гектар җир (компаниянең 5 илдә күчемсез милке, активында 25 мең гектар җире бар, шуның 3 мең гектары - Казанда) муниципалитетка күчте һәм ул мәйданнар башкаланың күп балалы гаиләләренә бүлеп биреләчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/